Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.04.2015

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә сугыш ветераннары, мәртәбәле хәзрәтләр очрашуга килде

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә бүген истәлекле очрашу вакыйгасы булды. Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 70 еллыгын каршылап, шәкертләр янына күрешергә күкрәкләрен орден, медальләр белән бизәгән сугыш ветераннары, олуг, мәртәбәле хәзрәтләребез килде. Алар үз вакытында безнең мәдрәсәбездә дини гыйлем эстәгәннәр, бүген дә мәдрәсә белән тыгыз элемтәдә торалар. Ул –Хәтер мәчете имам-хатыйбы, полиция полковнигы, шәрәфле академик Харис хәзрәт Салихҗан һәм хәрби полковник, Кабан арты мәчетендә мәхәллә рәисенең ярдәмчесе булып хезмәт итүче Хаҗи хәзрәт Гатауллин. Мөгаллимнәр, шәкертләр белән очрашу әңгәмәсе бик җылы төстә узды. Шәкертләр бик күп сораулар бирде. Хәзрәтләр сугышның авырлыгын салкын, ачлыкта булган тәэсирләрен күз яшьләр белән искә алды. Харис хәзрәт үзе язган китаплары белән таныштырып узды.

Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин үзенең чыгышында: “Сугыш бәласе һәрбер йортның ишеген каккан, минем үземнең ике бабам да сугышта һәләк булды, безнең әти-әниләребез әти тәрбиясеннән мәхрүм булып үсте. Ата-аналарыбыз үз вакытында авыр тормышның ачысын күреп, балаларыбыз шушындый авырлыкларны, сугышны, ачлыкны күрмәсеннәр иде дип дога кылдылар, – диде. – Аллаһының рәхмәте белән, шуларның догасы бәрабәрендә тынычлыкта, иминлектә яшибез. Аллаһы Тәгалә илебезне, халкыбызны тынычлыктан аермасын".

Ветераннар белән очрашуга Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит хаҗи Мифтахов һәм Казан шәһәре мэриясеннән Илгиз әфәнде Сарманов килгән иде. Соңыннан кунакларга бүләкләр бирелде һәм әлеге чара аш мәҗлесе белән тәмамланды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20