Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.05.2016

Ислам дөньясы галимнәре, ДАИШ барлык чикләрне дә узды, дип саный

Бу минутларда Татарстан Фәннәр академиясендә "Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору" халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы бара.

Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның, Мисыр Президентының дини эшләр буенча киңәшчесе Усама Сәйд Әл-Әзһәри, Дәмәшкъ университеты докторы, Левант галимнәре җитәкчесе Мөхәммәтд Тәүфыйк Рамазан Әл-Буты, Иордания университеты профессоры шәех Габдерразак Әс-Сәгъди, РФ ЭЭМның эксперт советы әгъзасы Леонид Сюкияйн, ТР Фәннәр академиясе ислам тикшерүләре үзәге директоры Ринат Патеев чыгыш ясады.

Утырыш ТР МДН рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров рәислендә уза. Усама Сәйд Әл-Әзһәри фикеренчә, ДАИШ бернинди дә "Ислам дәүләте" түгел. "ДАИШ - башка милләтләрне һәм диннәрне куркыныч астына куя торган фирка ул. Алар исламны үз максатларында файдалана. Дөреслектә, ДАИШ - террорчылык агымы һәм куркыныч тудыручы фирка. Ул инде бөтен чикләрне дә узды", - ди делегат. Аның фикеренчә, мондый оешмалар ислам динен дөрес аңлатмау нәтиҗәсендә барлыкка килә. ДАИШны ул элеккеге харизиләр белән чагыштырды һәм алар арасында аерма юклыгын ассызыклады. Аңа каршы көрәшү өчен дөрес мәгълүмат таратырга, дөрес белем бирергә кирәк, дигән фикердә Усама Сәйд Әл-Әзһәри. Мисыр Президенты киңәшчесе фикеренчә, бу юнәлештә Татарстан хакимияте һәм республика мөфтияте тарафыннан зур эшләр башкарыла. Болгар Ислам академиясе дә моңа зур өлеш кертәчәгенә өметләнүен белдерде ул.

Габдерразак Әс-Сәгъди фикеренчә, ДАИШ вәкилләре кешеләрне үз максатларында файдаланып, аларның канын коя. "ДАИШ кан кою, бозыклык тарату белән бәйле, ул инде барлык чикләрне дә узды. ДАИШ Җир шарында яман шеш кебек барлыкка килде. Элек тә мондый фиркалар бар иде, тик алар, вакыт узу белән, юкка чыкты. Бу оешмаларда адашкан фикерле кешеләр тупланган. Аларны бары дөрес фикер белән генә җиңеп була", - диде ул. ДАИШ вәкилләре бик вак мәсьәлләргә дә бәйләнә, мисал өчен, сәламләүгә. Алар җирлекнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итми, дип саный Иордания профессоры. Сүз уңаеннан, бу галим Болгар ислам академиясенә белем бирергә чакырылган.

"ДАИШ өчен ислам - үз максатларын тормышка ашыру ысулы. Алар исламны үз мәсьәләләрен чишү өчен файдалана. Ислам кан кою һәм көчләүгә нигезләнә аламы? Бу мөмкин эш түгел. Ислам дөньяда бара торган процессларда актив катнашучы була ала. Әмма ул аерылырга түгел, ә берләшергә тиеш", - дип саный РФ ЭЭМның эксперт советы әгъзасы Леонид Сюкияйн. Теләсә кайсы террорчылык оешмаларын, ислам нормаларын үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга теләүчеләргә каршы берләшеп көрәшергә кирәк, ди ул.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20