Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
23.06.2017

Исмәгыйль Шәрәфиев бүген кояш баеганда сүнде – Римзил Вәлиев

«Татарстан яшьләре"нең баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев белән бергәләп «Идел» яшьләр журналын башлап җибәргән кеше. «Исмәгыйль минем бик якын кешем. Беркайчан да кызыл сүз сөйләми торган, сәяси уеннарга катнашмый торган натураль кеше иде, — диде Римзил Вәлиев «Татар-информ» хәбәрчесенә дустын искә алып. — Бүгенкояш баеганда үзенең Салмачыдагы йортында сүнде».

«Мин аны «гениаль проект» дип кызыктырып «Идел» журналына китердем. Ул журналның җаваплы секретаре буларак, безнең даһи язучыларыбызны тәртипкә сала алды. 1990 елдан бирле «Татарстан яшьләре"н җитәкләде һәм газетаны мөстәкыйль юлдан алып барды. Исмәгыйль эшләгән чорда газета зур тиражларга иреште. Ул бит газета чыгарган акчага үзенең бөтен хезмәткәрләрен фатирлы итте», — дип соклана Римзил Вәлиев.

«Газетаның бар хикмәте — сыйфатлы, җиңел үзләштерелә торган текстларда. Мәһдичә газета чыгарырга омтылды — газетага куяр әйбере булмаса, Мөхәммәт Мәһдиевне баса иде. «Татарстан яшьләре"ндәге мәзәкләр баганасын ул үзе язып ләззәтләнә иде. Ул мәзәкләрне хәтта татарча белмәгән кешеләр дә укыйлар ид. Исмәгыйль газета белән яшәде һәм китеп тә барды», — диде Римзил абый.

Римзил Вәлиев быел «Бәллүр каләм"нең гран-приының Исмәгыйль Шәрәфиевка тапшырылуы да бик дөрес адым булуын ассызыклап үтте.

Мәгълүмат өчен. Быел «Татарстан яшьләре» газетасы баш мөхәррире Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиев «Бәллүр каләм» премиясенең гран-при иясе булган иде. Аңа «Лада Калина» автомобиле бүләк иттеләр. Исмәгыйль Шәрәфиев үзе бу чарада катнаша алмагынлыктан, бүләкне Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин аның кызы Айгөлгә тапшырды.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин