Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.04.2016

Истанбулда - Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган иҗади конференция

 15 апрельдә Истанбулның Топкапы мәдәни паркында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган иҗади конференция булды. Конференция алдыннан катнашучылар Габдулла Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган күргәзмә белән танышты. Шулай ук Истанбулдагы Идел-Урал татарлары мәдәнияте һәм ярдәмләшү җәмгыяте әгъзасы Атилла Күнтузның фотокүргәзмәсе дә оештырылган иде.

Чарага килүчеләрне Истанбул мэриясе каршындагы «Культур А.Ш.» оешмасы генераль директоры Нәвзат Күтүк, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин, Истанбулдагы Идел-Урал татарлары мәдәнияте һәм ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Гөлтән Ураллы, Россия Федерациясенең Истанбулдагы генераль консулы Алексей Подъелышев сәламләде.

Биредә Тукай турында фильм күрсәтелеп, ул зур кызыксыну уятты, Төркиядә белем алучы Татарстан студентлары Тукай шигырьләрен төрле телләрдә сөйләде. Мәрмәрә университетының Төрки институтының фәнни хезмәткәре Ләйсән Шаһин чыгышы да кызыклы булды.

Конференциядә катнашучыларны Казан кунагы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова да сәламләде. Шулай ук рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырылды.

Бәйрәм Топкапы мәдәни паркындагы бай һәм матур итеп бизәлгән татар йортында дәвам итеп, татар милли ризыклары тулган чәй табыны белән тәмамланды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты аша әлеге халыкара иҗтимагый оешма Башкарма комитетыннан Әлфия Миңнуллина.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20