Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
27.10.2017

Италия кинофестивале Эльмир Низамовны иң яхшы саундтрек авторы дип билгеләде

Яшь композитор Эльмир Низамов социаль челтәрдәге битендә үзенең кинематография өлкәсендә беренче уңышлары белән уртаклаша.

Илшат Рәхимбайның «Представь» фильмы Италиядә Religion Today халыкара кинофестивалендә иң яхшы саундтрек буларак җиңү яулаган. Фильмның музыкасы авторы — Эльмир Низамов.

Композитор үз музыкасын башкарган Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте хорына һәм аның җитәкчесе Николай Болотновка да рәхмәтләрен җиткерә.

Искәртеп үтәбез, Илшат Рәхимбайның «Представь» фильмы Казан халыкара мөселман кинофестиваленең төп конкурсында катнашты һәм махсус призга ия булды.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!