Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
06.06.2017

Җитәкченең туристлык серләрен “Вечерняя игра” ачыклый

Сишәмбе, 6 нчы июнь, «Вечерняя игра» тапшыруында танылган җитәкче кунак була. Сүз Казан шәһәренең туристлык-мәгълүмати үзәге генераль директоры, мәгълүмати-туристлык оешмалары милли ассоциациясенең вице-президенты Наталья Абрамович турында бара.

Казан шәһәрендә узган бер генә истәлекле вакыйга да Наталья Абрамович катнашыннан башка узмый. Туристлык һәрбер вакыйганы озатып барган тармак, нинди дә булса зур чара узса, анда туристлык мәсьәләләре беренчел рәвештә хәл ителә. Гадәттә, Казанны Россиянең өченче туристлык башкаласы диләр. Ләкин аннан тыш та республикабызда Алабуга, Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге, Чистай кебек популяр туристлык үзәкләре бар. Җитәкченең үз вазыйфасында дистә елга якын зур бурычлар үтәгәне республика үсешендә үз эзен таба.

Җитәкче туристлык өлкәсеннән читләшеп, буш вакытларындва сәяхәт итәргә, фитнес белән шөгыльләнергә, велосипедта йөрергә яки шәһәрнең берәр данлыклы театрына барырга ярата. Кичке «Вечерняя игра» тапшыруында Наталья Абрамович нинди яңалыклар җиткерер һәм туристлык өлкәсенең кайсы кызыклы якларын ачар?

Моны сез сишәмбе, 6 нчы июнь, Наталья Абрамович белән «Вечерняя игра» тапшыруын карап белерсез.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин