Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.06.2016

IV Республика ифтары бюджеты билгеле булды

22 июньдә “Kazan-Arena” стадионында уздырылачак IV Республика ифтары бюджеты 10 млн сум тәшкил итә. Бу хакта бүген “Татар-информ” үткәргән матбугат конференциясендә Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов хәбәр итте. Очрашуда шулай ук ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм “Kazan-Arena” стадионы директоры Радик Миңнәхмәтов катнашты.

Оештыру эшләре 3 ай дәвамында көн саен алып барыла. Шуңа чараның югары дәрәҗәдә үтәчәгенә шик юк, дип ышандырды Айдар Шаһимәрданов.

Менюга килгәндә, ул пылау, кыяр һәм помидор салатыннан, табынга турап чыгарылган иттән, хөрмә, күрәгә һәм башка җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрдән гыйбарәт булачак. Моннан тыш, һәр мөэмин мөселманга 1 литр күләмендә су каралган, дип билгеләп үтте Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20