Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.04.2015

Ивановода Габдулла Тукайны искә алу кичәсе була

19 апрель көнне сәгать 17.00 дә Иваново шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алу чарасы була. Аның кысаларында Иваново өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе катнашында концерт тәкъдим ителәчәк. Алар татар халык җыр-биюләрен башкарыр дип көтелә.

Шулай ук, җирле өлкә драма театры артисты Михаил Кашев һәм шагыйрь иҗатының яшь укучылары Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендәге шигырьләрен укый. Моннан тыш, тамашачылар Тукай хакында документаль фильм карый алачак, аның шигырьләренә язылган җырлар тыңлаячак.

Концерт алдыннан кунакларга татар милли ашларыннан авыз итү мөмкинлеге дә каралган, диелә “ivanovonews.ru” сайтында.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20