Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.06.2017

"Иванушки" төркеменең элеккеге җырчысы Олег Яковлев вафат булган

Бүген иртән Мәскәү хастаханәләренең берсендә "Иванушки International" төркеменең элеккеге җырчысы Олег Яковлев вафат булган. Бу хакта "РИА новости" агентлыгы хәбәр итә. 

Исегезгә төшерәбез, берничә көн элек Яковлевның ике яклы үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә салынуы, табиблар тарафыннан аның хәленең бик авыр бәяләнүе турында хәбәр ителде. Гомеренең соңгы көннәрендә ул авыр хәлдә реанимация бүлегендә булган.

Аңа 47 яшь иде. Ул "Иванушки International" төркемендә 1998-2013 елларда эшләде.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!