Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.06.2017

Июль башында башкорт театры кыз урларга өйрәтә

Шимбә кичендә «ТНВ-Планета» телеканалы Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының күренекле драматург һәм язучы Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Кыз урлау» комедиясен тәкъдим итә.

Классик комедиядә вакыйгалар 1958 нче елда бара. Сәхнә әсәре милләт тарихында иң шаян һәм көтелмәгән йолаларның берсен сурәтли.

Мостай Кәрим — күренекле татар һәм башкорт язучысы, шагыйре hәм драматургы. Әдип Башкортстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге Дәүләт бүләге иясе кебек мактаулы исемнәргә лаек.

Шагыйрь Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, сугышта элемтә бүлеге һәм артиллерия штабы башлыгы булып хезмәт итә. Каты бәрелеш вакытында нык җәрәхәтләнә: мина ярчыгы аның күкрәгеннән үтеп, йөрәгенә чак кына барып җитми кала. Бүгенге көндә Мостай Кәрим исемен Башкортстанның милли яшьләр театры йөртә һәм Өфе каласында аңа атап һәйкәл куелган.

Күренекле әдипнең «Кыз урлау» комедиясен шимбә, 1 нче июль кичендә, «ТНВ-Планета» телеканалында 21:30 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин