Ижауда өлешчә җимерелгән йорт урынында эзләү-коткару эшләре дәвам итә

Ижауда өлешчә җимерелгән йорт урынында эзләү-коткару эшләре дәвам итә.
Тугыз катлы йортның җимерекләре астында калу ихтималы булган кешеләрне төне буе эзләделәр. Фаҗигадә әлегә алты кешенең үлүе һәм дүрт кешенең зыян күрүе билгеле.
Удмуртия коткаручыларына ярдәмгә Казан, Чаллы, Уфа, Пермь һәм Красноярскидан да коллегалары килде, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Эвакуацияләнгән кешеләр якын-тирәдәге мәктәпләргә һәм шәһәр шифаханәләренә урнаштырылган. Алар кайнар ризык белән тәэмин ителгән.
Хәзерге вакытта гадәттән тыш хәл булган урында 1000нән артык кеше һәм 180 берәмлек техника эшли.
8.30 сәгатьтән Ижауның 1 Май районы Социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, шулай ук 40 һәм 86 нчы мәктәпләрдә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю оештырылачак.
Ахыргы хәбәрләр
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды
- Бүген телевидение операторы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Уразов вафат