Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
05.09.2017

Ижевск каласында Мөнәҗәт бәйрәме уза

17 сентябрь көнне Ижевск шәһәренең «Спартак» халык иҗаты йортында Мөнәҗәт бәйрәме узачак. Билгеле булганча, мөнәҗәт татар халкындагы борынгы музыкаль-шигъри жанр. Удмуртиядәге татар җәмгыяте оешмасы бу чараны икенче ел рәттән үткәрә.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, узган ел бәйрәмдә олы яшьтәге кешеләр катнашкан. Быел исә балалар да иҗади көчләрен сынап карарга булган. Моннан тыш бәйрәмдә мастер-класс оештырылачак. Вокал буенча педагог, музыкаль коллектив җитәкчесе Диния Кәримуллина чара кунакларын дөрес итеп мөнәҗәт әйтергә өйрәтәчәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!