Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
24.07.2017

Җәй азагында бензинга бәя арту көтелә

2017 елның икенче яртысында Россиядә бензинны ваклап сату бәяләре 1 проценттан узмаячак һәм бәя арту сентябрь аенда булыр дип көтелә. Әлеге мәгълүматларны «Известия"гә Vygon Consulting аналитик агентлыгы китергән.

Шул ук вакытта экспертлар, ел дәвамында бензинга бәяләр тулаем алганда 4−7 процент үсәр, дип билгели.

2017 елның июле бензинга бәяләр үсеше тукталу белән истә калачак. Ә соңгы ике атнада Россиядә ягулыкка бәя шул ук дәрәҗәдә тора, кайбер төбәкләрдә хәтта аның бераз гына кимүе дә күзәтелә. Бүген иң арзан Аи-92 һәм Аи-95 бензины Себер федераль округында һәм аның бер литры 36,71 һәм 38,88 сум тора. Аннан кала Урал федераль округы атала — ягулыкның бер литры 36,86 һәм 39,36 сумнан.

Агентлык исәпләүләре буенча, бензинга ваклап сатуда бәя 1 процентка якынча 37 тиен туры килә. Бәяләр тагын бераз арту август—сентябрь аенда булырга мөмкин.

Белешмә өчен: узган ел әлеге ягулыкка уртача бәя литрына 34,3 сумны тәшкил итте.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций