Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
02.06.2017

Җәй көннәренә кайда эшкә урнашырга соравына “Яшьләр тукталышы” җавап эзли

Якшәмбе “Яшьләр тукталышы” җәйге ялларда һәм каникулларда мәктәп укучыларыннан алып, студентларга чаклы кайда һәм нинди эш эзлиләр соравына җавап эзли.

Уку йортларында эшләре тәмамлангач, яшьләрнең күбесе җәй көннәрендә эшкә урнашу, бераз булса да акча эшләү теләге белән яна. Кызганыч, бу теләкләрен тормышка ашыра алучылар гына сирәк: я берәүләренең яшьләре тулмаган килеп чыга, я югары белем кирәк, алай да булмаса, тагын берәр сәбәп табыла. Үзләренә ошаган белдерүләрне билгеләп чыгып, аннан соң шул белдерүдәге номерларга шалтырату да еш кына тиешле нәтиҗәне бирми. Нинди генә ысулны кулланып карамасыннар, җәй көненә вакытлы эш эзләү җиңел вазыйфалар рәтеннән түгел. Бер буын яшьләр арасында сезонлы эш эзләү бурычы шундый стереотипка корылган. Чынлыкта вәзгыятьнең нинди торышта булуын “Яшьләр тукталышы” хәбәрчеләре белешеп кайтты.

Җавап табылганмы, әллә яшь хәбәрчеләр дә “шул ук ташка абынып егылганнармы”? Моны сез якшәмбе, 4 нче июнь, 10:15 сәгатьтә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Яшьләр тукталышы” тапшыруын карап белә аласыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха