Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
18.04.2019

Инзилә Хөсәинова: "ТНВда барган “Сиңа миннән сәлам” тапшыруын алып барырга хыялланам"

Билгеле булганча, «Әйдә ТНВга» бәйгесе 2018 елда беренче тапкыр үткәрелде. Җиңүчеләр КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең «Журналистика» бүлегендә (бакалавриат) бушлай белем алу, ТНВда практика үтү, эшкә урнашу хокукына ия булдылар. Азканай районыннан Инзилә Хөсәинова да, әлеге бәхетне кулыннан ычкындармыйча, җиңүен яулады. Без аның белән аралашып алдык.

— Инзилә, сәлам! «Әйдә ТНВга» бәйгесе турында кайдан белдең?

— Телевизордагы рекламаны күрдем. Татар теле укытучым да: «Катнаш, синнән килеп чыгарга тиеш», — дигән иде. Хәтерлим: гаризалар тапшырырга берничә генә көн кала иде. Шулай да мин өлгереп, инша яздым.

— Иншаңны ничен яздың? Фәлсәфи итепме, юмор беләнме?

— Беләсезме, гади итеп яздым. «Минем дустым» темасы иде. Кемдер каләмен дустым урынына күрә икән, кемдер өчен чын дус — Интернет. Ә мин, чыннан да, үз дустым турында яздым. Ничек бар, шулай, бернәрсә дә уйлап чыгармадым. Безнең арада булган төрле кызыклы мигзелләрне яктырттым.

— Гариза тапшырганда, куркыткан идеме?

— Юк, җиңәм дип уйламаган идем, шуңа күркытмагандыр да.

— Кайчан журналист булырга теләвеңне аңладың?

— Күпләр, бары тик бәйгедә катнашып, җиңгән өчен генә бирегә укырга керде дип уйлыйлар, ләкин алар ялгыша. Бишенче класста укыганда, «Туган як» әдәби түгәрәгенә йөреп, шигырь яза башлаган идем. Соңыннан әкрен-әкрен төрле мәкаләләр яздым. Журналистикага укырга керүне үземә максат итеп куйган идем инде. Әти-әниләр дә каршы түгелләр иде. Хәтта түләп укытырга да әзерләр иде. Ләкин миңа уңыш елмайды. Нәрсә генә дисәң дә, мин бай гаиләдән түгел, һәм түләүсез укый алуым безне сөендерде.

— Инша — ул беренче тур. Икенче тур турында сөйләп үтсәңче.

— «Үзем турында» темасына ике минутлык видеотасма әзерләргә кирәк иде. Азнакай телевидениясе белән бергә төшердек, сценарийны үзем яздым. Кайдан булуым, нинди бәйгеләрдә катнышуым, КФУда укыйсы килүем турында сөйләдем.

— Группагызда көндәшлек бармы?

— Чын дөресен әйтсәм, башта булыр дип уйлаган идем. Имеш, менә сез җиңүчеләр. Ләкин алай булмады, Аллага шөкер. Укытучылар да безне аермый.

— Алда үзеңне кем булып күрәсең?

— Алып баручы буласым килә. Мәсәлән, ТНВда барган «Сиңа миннән сәлам» тапшыруын алып барыр идем. Туры эфирлар, кешеләр белән аралашу минем күңелемә якын. «Татарстан хәбәрләре"ндә практика үтәм, ләкин сюжетлар төшерүгә караганда алып баручы булу миңа күбрәк ошый.

— Алып баручы булу җиңел эш түгел. Син әйтеп үткән «Сиңа миннән сәлам» тапшыруы алып баручысы Фәридә Төхвәтуллина әлеге программаның авторы да. Сценарий язу, кунаклар дәшү аның вазыйфасына керә. Соңыннан туры эфирда булу үзе бер җаваплылык.

— Әйе, килешәм. Туры эфирда рус сүзләрен кыстырырга ярамый. Ялгыш хаталансаң, мәкаләне үзгәрткән кебек, тиз арада үзгәртеп тә булмый. Боларның барысын да аңлыйм. Бүген татар телен камил белү өстендә эшлим.

ТНВ телеканалы абитуриентларга әлеге зур мөмкинлекне быел да бүләк итә. Инзилә бүген бары тик студент кына, ләкин тиешле белем үзләшетереп, тәҗрибә туплап, ул да берничә елдан үзен чын журналист дип атый алыр. Иң мөһиме: аның теләге һәм максаты — татар журналисты булу. Дустым, син дә артта калма! Гаризалар бирергә әле вакытын бар. бәлки нәкъ менә син татар милли журналистикасының киләчәгедер?! Без сине көтәбез!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс