Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
11.04.2019

«Әйдә ТНВга» дип аталган конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә

«Яңа Гасыр» телеканалы «Әйдә ТНВга» дип аталган конкурска гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Җиңүчеләр КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең «Журналистика» бүлегендә (бакалавриат) бушлай белем алу, ТНВда практика үтү, эшкә урнашу хокукына ия булачак.

Бәйгенең максаты — тележурналист булырга теләгән сәләтле татар яшьләрен барлау, «Яңа гасыр» каналы өчен квалификацияле милли кадрлар әзерләү, «2014−2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашу.

Бәйге мәктәп укучылары арасында, көллият һәм техникумнар тәмамлаучылар арасындаүткәрелә.

Грант алуга иҗади конкурс 2019 елның 2 апреленнән 17 маена кадәр өч турда үткәрелә.

I тур — читтән торып: ирекле шәхси-авторлык стильләрендә «минем иң яхшы дустым» темасына инша язу конкурсы

Иншаны 2019 елның 19 апреленнән дә соңга калмыйча текст форматында телекомпаниянең PR-бүлеге электрон адресына җибәрергә: pr_tnv@mail.ru.

«Кадрда» иҗади конкурсы (теләсә кайсы мобиль җайланма форматында 2 минутка кадәр хронометраж белән креатив үзпрезентация).

— II турга I турда катнашучыларның барысы да уздырыла

Бәйгене бәяләү критерийлары: креативлык, эмоциональлек, оригинальлек, дәгъва кылучылар турында мәгълүматның тулылыгы.

— MP 4 форматында башкарылган видеоматериаллар телерадиокомпаниянең PR-бүлегенең электрон адресына 2019 елның 30 апреленә кадәр сылтамалар рәвешендә җибәрергә.

III тур -йомгаклау: Интервью «жанрында иҗади конкурс».

— III тур 2019 елның 14 маенда түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Ш. Усманов урамы, 9 йорт («Яңа Гасыр «телерадиокомпаниясе"АҖ).


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин Минимисс