Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
22.04.2019

#ӘйдәТНВга2019 бәйгесенең II турына эшләр кабул ителә башлады

#ӘйдәТНВга2019 хэштегы астындагы бәйге дәвам итә һәм II нче турга эшләр кабул ителә башлады. Хәзер булачак журналистларга үзенең видео презентациясен төшерергә туры киләчәк.

Икенче тур читтән торып булачак. «Мин-Кадрда» иҗади конкурсында теләсә кайсы мобиль җайланма форматында 2 минутка кадәр креатив үзпрезентация үткәрергә кирәк.

Эшләр креативлыктан, эмоциональ өлештән чыгып бәяләнәчәк. Шулай ук жюри үз-үзен кадрда күрсәтергә әзер булуына да игътибар итәчәк.

II турга I турда катнашучыларның барысы да кертелә. #ӘйдәТНВга2019 бәйгесенә барлыгы ике дистәдән артык инша килде.

II турның видеоматериалларын МР форматында телерадиокомпаниянең PR-бүлегенең pr_tnv@mail.ru электрон адресына сылтамалар рәвешендә җибәрергә кирәк. Эшләрне 2019 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча җибәрергә кирәк.

ТНВ конкурсы турында тулырак безнең сюжеттан карап белә алачаксыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс