Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.07.2017

Җәйге "Секреты татарской кухни" Биләр шәһәрчегендә саф һавада әзерли

Кемнәрдер җәй чоры телевидение өчен ял итү яки яңа идеяләрне кызыклы тапшыруларга әверелдерү чоры дип исәплидер. Сүз дә юк, җәй көнендә ял итүчеләр хәйранга җыела, ләкин кызу җәйләрдә "ял" сүзе "Секреты татарской кухни" аш-су осталыгы тапшыруына гына туры килми.

Тапшыруның җәйге чыгарылышларында аерым бер мавыктыргыч яклар бар. Аларның беренчесе булып, һичшиксез, тапшыру кунаклары белән аш-суны табигатьтә, ачык һавада әзерләү тора. Асылмалы казан, табигатьтә пешкән чын хуш исле шулпа һәм Биләр шәһәрчеге - киләсе "Секреты татарской кухни" тапшыруы сезне шундый географик һәм аш-су киңлекләрендә каршы ала.

Табигатьтә һәм саф һавада пешкән шулпага тапшыру кунаклары нинди өстәмә тәм-том әзерләргә уйлыйлар һәм Биләрдә булган уңайлыклар аш-су программасын даими шунда уздырырга мөмкинлек бирәме? Төрледән-төрле сорауларга җавапны студия кунаклары белән тапшыруның алып баручысы Руслан Шәрәфетдинов эзли.

Кызыклы "Секреты татарской кухни" тапшыруының җәйге чыгарылышларын "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында якшәмбе 11:30 сәгатьтә карагыз. Табигать, асылмалы казан, Биләр шәһәрчеге һәм "Секреты татарской кухни" сезне зәңгәр экраннар каршында көтеп кала!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20