Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
12.07.2018

Йолдыз Шәрапова гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырдылар

Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапова гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырдылар. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.

«Алдагы елларда Татарстан Язучылар берлеге тәкъдиме белән, бу медальне язучы Нәбирә Гыйматдинова һәм язучы Галимҗан Гыйльманов гаиләләре алган иде. Быел әлеге медальгә, Идарә карары белән, каләмдәшебез, балалар шагыйрәсе, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Йолдыз Шәрапова гаиләсе лаек дип табылды», диелгән әлеге хәбәрдә.

Шулай итеп, Татарстан Язучылар берлеге тәкъдиме белән, Йолдыз Шәрапова гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален биргәннәр.

Йолдыз Шәрапова гаиләсендә биш бала үстерәләр. Алар җәмәгать эшләрендә дә актив катнашырга вакыт табалар. Шәраповлар тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Без бергә» республика оешмасының да актив әгъзалары.

«Гаилә сүзе русча „7 мин“ дип тәрҗемә ителә. Һәр гаиләдә 7 мин булырга тиеш!» — дигән Йолдыз Шәрапова.

  • Россиядә 2008 елдан башлап 8 июльдә Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне 25 елдан артык бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгән, Казан һәм Татарстан тормышында актив катнашкан парларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырыла, дип хәбәр итә «Татар-информ».

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии