Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.11.2017

Йөрәккә юлны ике табиб тарихы аша эзлиләр

Дүшәмбедән «Яңа Гасыр» каналында «На пути к сердцу» телесериалы күрсәтелә башлый. Ике табибның охшаш гомер юлы тарихы зур вакыйгаларга барып тоташа.

Сериалның геройлары — кеше гомерен озайту җайланмасы уйлап тапкан табиблар. Фильм 1981 нче елдан алып, 2001 нче елга кадәрге вакыт аралыгын берләштерә.

Ике яшь йөрәк табибы Алексей Ковалёв һәм Герман Ипатов йөрәк авыруларын катлаулы операцияләрдән башка дәвалый торган ысул уйлап табарга телиләр. Ике дус та укытучылары профессор Солодовниковның кызына гашыйк була.

Алексей — тумыштан фәнгә гашыйк җан. Ул фән өчен күп байлыгын корбан итәргә әзер. Шул исәптән, якыннарының тынычлыгы һәм үзенең шәхси тормышы белән дә. Герман — башка төрле кеше. Ул аек акыл белән уйларга өйрәнгән һәм үз эшенә артык бирелми. Үзенең Алексей кадәр үк талантлы булмавын аңлап, Герман башка юл белән барырга исәп тота.
Сериалны һәр эш көнендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы аша 12:00 һәм 0:00 сәгатьләрдә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин