Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2017

Jukebox Trio егетләре татар телен өйрәтү дәресләрен башлап җибәрде

Jukebox Trio егетләре татар телен өйрәтү видеодәресләре башлап җибәрде — социаль челтәрдәге рәсми битләрендә кичә кич алар беренче дәресләрен урнаштырды. 10 көн эчендә татар телен өйрәнү акциясе музыкаль төркемнең Казан концерты уңаеннан оештырыла.

«Дуслар, друзья, амигос!» — дип мөрәҗәгать итә егетләр үзләренең рәсми битләрендәге 39 меңнән артык язылучыга. — Без #татарскийза10дней исемле видеодәресләр сериясе башлап җибәрәбез. Бу юктан гына түгел, ә безнең Казанда 28 октябрьдә буласы концертыбызга бәйле".

Мәгълүмат өчен: «Х3 лет» дип аталган Казандагы бердәнбер концерт Jukebox Trio төркеме оешуның 13 еллыгына бәйле, ягъни, моннан төп-төгәл 13 ел элек өч егет Джукбокс трио төркеме булып, «Доктор» клубында чыгыш ясаган. Хәзер клубның исеме үзгәрсә дә, сәхнәсе шул ук — алар Россиянең танылган төркеме булып хәзер дә шушы клубта чыгыш ясарга җыена.

Jukebox Trio егетләре беренче дәрестә өчпочмак белән таныштыра. «Өчпочмак — ул эченә ит белән бәрәңге салынган өчпочмаклы пирожок» дип аңлата музыкантлар видеодәрестә һәм үзләренең ун көн дәвамында өчпочмак белән тукланып торачакларын әйтә. Видеоролик «Ком бураны» татар халык җыры белән музыкаль бизәлгән.

Мәгълүмат өчен: танылган Jukebox Trio төркеме вокалчылары Владимир һәм Илья Ивановларның Казан егетләре булуы, бу төркемнең, аларны Алла Пугачева күреп алганчы Казанда оешып, Казанда эшли башлавы билгеле. «Татар-информ» Jukebox Trio төркеме солистлары Владимир һәм Илья Ивановларның татар егетләре булуларын да язган иде. Владимир һәм Илья Ивановлар — гомере буе Сахалин рус дәүләт театрында эшләгән татар актрисасы, Россиянең атказанган артисты Гөлшат Байбиченко-Юнысованың оныклары — кызы Гөлнарның уллары. Гөлшат Байбиченко-Юнысова Качалов театры каршындагы татар театр студиясендә күренекле татар артистлары Наилә Гәрәева, Ирек Баһманов белән бергә укыган. Соңыннан язмыш аны Сахалин театрына китергән. Гөлшат ханым хәзер Казанда яши.

Jukebox Trio — акапелло триосы, егетләр «стрит-бит а капелла» (а капелла белән битбоксның берләштерелүе) шәхси стильләрендә чыгыш ясый. Jukebox Trio төркеме Владимир (лид-вокал) һәм Илья (битбокс, вокал) Ивановлар, Гарри Краулистан (бас, вокал) тора. Егетләрне 2006 елда «Новая волна"да Алла Пугачева күреп алган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера