Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
12.01.2018

Йөз яшьлек каһарманның маҗаралар тарихы

Калган гомерен мәгънәсезгә уздырырга теләмәгән каһарман тәрәзәдән сикереп кача. Вакыйгалар үстерелешен «Столетний старик, который вылез в окно и исчез» фильмы төрле маҗаралар аша сурәтли бара.

Көннәрдән бер көнне үзенең йөз яшен картлар йортында бәйрәм иткән каһарман тәрәзәдән чыгып кача. Ул каядыр яки кемгәдер качмый, ә нәрсәдәндер кача — каһарман калган гомерен картлар йортында мәгънәсезгә үткәрергә теләми. Беренче сәгатьтә үк ул тәртип бозучылар белән талашырга өлгерә һәм билгесез тарафка юл ала.

Бик тиздән аның йөз ел гомере тоташ маҗаралардан гына торганлыгы ачыклана. Ул һәрвакытта да дөрес яктан барадыр кебек, ләкин аның һәр эше өстәл артында утыру яки төрле шартлауларга сәбәп була. Төрле маҗараларга юлыгып, ул Франко, Трумен һәм Сталин сыман җитәкчеләр белән таныша һәм егерменче йөз тарихына шактый зур йогынты ясый. Шуңа да карамастан, ул һәрвакыт үзе булып кала бирә.

Барган вакыйгалар белән аталган «Столетний старик, который вылез в окно и исчез» нәфис фильмын якшәмбе, 14 нче гыйнвар, 23:00 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин