Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.09.2017

Кәҗә сөтеннән ясалган тәмле сыр белән “Туган җир” таныштыра

Сишәмбе “Туган җир” тапшыруы Казанда узган беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе турында сөйли һәм кәҗә сөтеннән ясалган тәмледән-тәмле файдалы сырлар белән таныштыра.

Көзнең тәүге атнасында “Казан” агросәнәгать паркы үз ишекләрен беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсенә ачты. Зур ярминкә җитештерүче һәм сатып алучы якларда нинди тәэсирләр калдырган? Биектау районында кәҗә сөтеннән ясалган сырлар ничек җитештерелә һәм аларның таралу киңлеге зурмы?

Күп хуҗалыкларда техник культураларны җыеп алу эше башланып китте. Балык Бистәсендә рапс техник культурасын нинди технологияләр ярдәмендә җыялар һәм иътисадый яктан техник культураларның әһәмияте зурмы? Шәхси хуҗалыкларда яшелчә уңышын җыеп туплау эше хәзерге вакытта кайсы этапта? Бу хакта Спас һәм Минзәлә районы фермерлары сөйли. Файдалы һәм кызыклы авыл хуҗалыгы тармагына кагылышлы сорауларга “Туган җир” тапшыруы җавап эзли.

Бу хакта сез сишәмбе, 26 нчы сентябрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Туган җир” тапшыруын карап белә аласыз. Тапшыру 10:50 сәгатьтә башлана. Туган җиребездә бәхетле һәм мул яшик!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера