Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.04.2016

К. Тинчурин театры “Беренче мәхәббәт”не карап, тәүге хисләрне яңартырга чакыра

24, 31 май көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Илһам Гали әсәре буенча куелган “Беренче мәхәббәт” комедиясенең премьерасы тәкъдим ителә.

Беренче мәхәббәт − ул һәркемгә дә таныш, сихри, серле хис. Үз гомерендә һәрбер кеше шушы татлы-газаплы тәүге сөю утларында яна.

Спектакль каһарманнары да әлеге ләззәтле сөюдән читтә калмый. Бер-берсен өзелеп сөйгән егет белән кыз кавышырга ниятли. Шул уңайдан әти- әниләрен очраштырырга уйлыйлар. Ләкин, шулчак, көтелмәгән хәл килеп чыга: кызның әнисе егетнең әтисенең беренче мәхәббәте икәне ачыклана. Нәтиҗәдә, вакыйгалар куера, кискен борылыш ала. Бу хәлләргә кисәк пәйда булган серле зат − мәхәббәт илчесе генә тыныч карый. Чөнки ул язмыштан узмыш юклыгын, һәркемгә дә мәхәббәт күкләрдә язылганын яхшы белә.

Әлеге көлкеле һәм кызыклы вакыйгалар барлык тамашачыларның да гомер буе күңелләрендә саклап йөрткән беренче мәхәббәтләрен хәтерләрендә яңартыр, дип вәгъдә бирә тинчуринлылар.

Спектакльне театрның баш ржиссеры Рәшит Заһидуллин сәхнәләштерә. Спектакльдә театрның әйдәп баручы артистлары уеныны күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20