Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
12.09.2017

Кабак үстерергә һәм яшелчәдән мул уңыш алырга “Туган җир” өйрәтә

Сишәмбе «Туган җир» тапшыруы яшелчә уңышыннан ничек мул уңыш алу серләренә өйрәнә һәм, аерым алганда, телевизор караучылар өчен күпләп кабак үстергән шәхси хуҗалыклар эшчәнлеген яктырта.

Кабакны ничек үстерергә яки яшелчә үстерү белән шөгыльләнү табыш китерәме? Фермерларның бөртеклеләр уңышын тормышка ашыру эшеннән зарланулары нәрсәгә бәйле? Сорауларга җавапны авыл хуҗалыгы яшәеше белән даими таныштырып торган «Туган җир» тапшыруының чираттагы чыгарылышында белә аласыз.

Моңа өстәп, тапшыруда «Яңа Гасыр» телеканалы игълан иткән «Зур гаилә» акциясе нигезендә Минзәлә һәм Әлмәт районнарында гомер кичерүче күпбалалы гаиләләрнең яшәеше белән таныштыралар. Кызыклы «Туган җир» тапшыруын карамыйча калмагыз.

Чираттагы «Туган җир» тапшыруы сишәмбе, 12 нче сентябрь, 10:50 сәгатьтә эфирга чыга. Туган җиребездә бәхетле һәм мул яшик!



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин