Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.06.2015

Кабан күле яр буйларын төзекләндерү буенча конкурс башланды

Кабан күле яр буйларын төзекләндерү буенча конкурс башланды ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, Казанның Кабан күле яр буйларын төзекләндерү концепциясен эшләүчеләр арасында ачык конкурс 16 июнь көнне башланды. Аны “Центр” стратегик үсеш агентлыгы оештыра.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, өч Кабан күленең дә (Югары, Урта, Түбән) архитектура шәһәр төзелеш концепциясе билгеләнәчәк.

“Бу идея Рөстәм Миңнеханов белән Кабан күле яр буйларын карап йөргәндә туды. Әлеге концепция Кабан күленең түбән өлешеннән алып Идел буе районының Сабан туе уздырыла торган җиренә кадәр булган территорияне үз эченә алачак”, - дип белдерде бүген шул уңайдан журналистлар белән очрашуда Казан мэры Илсур Метшин. Ул шулай ук әле 2007 елда гына торак фондын төзекләндерү буенча карар кабул ителүен һәм ул вакытта Казанда елга, су буйларына чыгып, алар аша уза торган юлларны тоташтыру хакында хыялланып та булмаганлыгын искәртте. “Хәзер исә без шәһәрнең халык өчен җайлы булуын тәэмин итә торган проектлар хакында сөйләшә алабыз. Безнең тәҗрибәгә инде Россиянең башка төбәкләре дә таяна һәм мөрәҗәгать итә. Ә яр буйларын төзекләндерү һәм халыкка җайлы урыннар булдыру өстендә эшләү буенча әле безгә күп нәрсә өйрәнергә кирәк”, - диде һәм бу ачык конкурсның шуңа беренче адым булуын искәртте. Мэр әлеге концепцияне булдыру һәм конкурсны уздыру өчен игътибар һәм финанс ярдәме күрсәткән өчен Рөстәм Миңнеханов адресына рәхмәт әйтте.

Илсур Метшин әлеге бәйгедә республика һәм Россия компанияләре генә түгел, ә чит илләрдән дә катнашучылар булыр дип өметләнүенә басым ясады.

ТР Президентының штаттан тыш ярдәмчесе Наталья Фишман сүзләренчә, Казан кунаклары һәм казанлылар актив рәвештә ял итәргә, төрле чараларда катнашырга инде тулысынча әзер. Шуңа да моның өчен шартлар тудыру кирәк. “Шундый зур территория — 160 гектар мәйданны биләп торган җирнең концепциясе озак елларга халыкка хезмәт итә торган булырга тиеш. Җәяүлеләр, велосипед юллары, Казан зооботаника бакчасы һ.б. үзара ничек бәйләнгән булуын уйлап табу бик мөһим”, - диде ул.

Конкурста катнашу өчен 2 июльгә кадәр www.kazanlakes.com сайтында теркәлү узарга һәм заявка калдырырга кирәк. Конкурсның беренче этабында катнашучыларның портфолиосы һәм булачак концепциянең төп идеяләре чагылыш тапкан эссе тәкъдим итү шарт.

Бәйгенең шорт-листы 7 июль көнне Казанда уздырылачак Мәскәү урбанистика форумында билгеле булачак. Шул ук көнне конкурсның икенче этабы башлана. Икенче турга узган 10 команда Кабан күле яр буйларының концепциясе өстендә эш алып барачак. Беренче бишлеккә эләгүче компанияләр 600 мең сум, җиңүче исә 1 миллион сум күләмендә акча белән бүләкләнә. Шулай ук, җиңүче команда белән яр буе дизайн-проектын булдыру өстендә эшләү контракты төзеләчәк. Җиңүчеләр 29 сентябрь көнне билгеләнә. Финалга узган барлык командалар да киләчәктә Казанны төзекләндерүдә җәлеп ителергә мөмкин. Җиңүче командага проект ясарга 1 ай вакыт бирелә, һәм 30 октябрьдән соң аны тормышка ашыру өчен, документлар эшләнелә башлаячак.

“Центр” стратегик үсеш агентлыгы директоры һәм конкурсны оештыру комитеты җитәкчесе Сергей Геогриевский хәбәр иткәнчә, конкурста катнашучыларның портфолиосында шәһәрне төзекләндерү буенча эшләнелгән һәм тормышка ашырылган кимендә 3 проект булуы мөһим. “Мондый шартлар һәм әлеге конкурс анда катнашучылар өчен яңа этәргеч тудыра һәм шәһәрнең дәрәҗәсен, сыйфатын арттырыга ярдәм итә. Бәйгедә чит ил компанияләре белән Россия компанияләре берләшеп, бер команда буларак катнашучылар күп булыр дип уйлыйм. Чөнки, шарт буенча, катнашучы команданың юридик заты Россиядә теркәлгән булуы мөһим”, - диде ул.

Конкурста катнашучыларның эшләренә жюри һәм экспертлар советы бәя бирә. Жюрига Илсур Метшин рәислек итсә, экспертлар советын Наталья Фишман җитәкли.

Н. Фишман хәбәр иткәнчә, беренче булып Кабан күленең түбән өлеше яр буйлары төзекләндереләчәк. Аның сүзләренчә, проектларны тәкъдим итүчеләргә нинди дә булса чикләр куелмаган. Әмма проектларның Казан рухын чагылдыруы, милли үзенчәлекләрне һәм заманчалыкны күрсәтүе мөһим.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20