Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.07.2017

Кабаттан сез яраткан “Мырау Батыр” күрсәтелә

Сишәмбе, 25 нче июль, “ТНВ-Планета” телеканалында “Мырау Батыр” музыкаль әкият-фильмы күрсәтелә. Мондый спектакльләр турында “ничә карасам да, карап туймыйм” диләр, ә балалар өчен телемюзикл озын-озак җәйге каникулларында бигрәк тә көтеп алынган шатлыклы вакыйгага әверелә.

Ерак 1989 нчы елда төшерелгән “Мырау Батыр” музыкаль әкият-фильмы 30 елга якын вакыттан соң да татар тамашачылары арасында үз популярлыгын югалтмый. 12 сериядән торган телемюзиклны балалар гына яратып карый дип әйтү дөрес булмас, чөнки аны, кече яшьтәгеләр белән беррәттән, әти-әниләре дә, өлкән буыннар да яратып күзәтәләр.

Кем өчендер әкият үз яшьлекләрен искә төшерү сәбәбе, ә кемнәрдер бүгенге көнгә кадәр режиссер Әдмас Үтәгәнов төшергән телемюзиклга якын килерлек һәм лаек татар телендәге әкият-фильмнарны бөтенләй белмиләр. Чыннан да, күренекле драматург Нәкый Исәнбәт тарафыннан язылган “Мырау Батыр” әкияте шундук Казан телевидениесен моңарчы татар сәнгатендә күрелмәгән балалар мюзиклын төшерергә этәрә. Эшкә тәҗрибәле һәм сәләтле режиссер Әдмас Үтәгәновның алынуы фильмның вакытыннан алда уңышлы буласын билгели. Вакыйгаларның аерым маҗаралар белән төгәлләнүе яшь тамашачыларны зәңгәр экраннар каршында туплый.

Ерак тарихка корылган, ә ахырында көтелмәгән вакыйгалар белән йомгакланган “Мырау Батыр” әкиятен “ТНВ-Планета” телеканалында сишәмбе, 25 нче июль, 14:00 сәгатьтә карамыйча калмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»