Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.08.2016

“Кайберәүләрнең акча күргәч, күзе яна. Бу яхшылыкка китермәячәк", - Минсәгыйть Шакиров

Бүген Татарстан муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышында үзара салым буенча референдум уздыруның бердәм датасын билгеләү мәсьәләсе күтәрелде. Референдумны ноябрьнең өченче якшәмбесендә уздыру тәкъдим ителә. Быел бу хакта карар кабул ителә калса, ул 20 нче ноябрьдә үткәреләчәк.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – территорияләр белән эшләү буенча идарә башлыгы Илнур Гарипов, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин, “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм башкалар катнашты.

Дүрт ел эчендә халыктан - 325, 2 млн сум акча

Татарстан муниципаль берәмлекләр советының башкаручы секретаре урынбасары, юридик идарә башлыгы Луиза Корманова билгеләп узганча, авыл җирлекләрендә төрле мәсьәләләрне хәл итүдә, җирле казнаны тулыландыруда гражданнарның үзара салым акчалары, шулай ук республикадан бюджетара трансферт зур роль уйный. Ул бу системаның соңгы дүрт елда гамәлдә булуын искәртте. “2013 нче елдан 2016 нчы елга кадәр үзара салым буларак халыктан 325, 2 млн сум акча җыелган. Республика бюджетыннан өстәп финанслау суммасы 816,5 млн сум тәшкил итә”, - дип белдерде Луиза Корманова. Аның сүзләренә караганда, бу вакыт эчендә үзара салым җыюда 815 авыл җирлеге катнашкан. Бу барлык муниципаль берәмлекләрнең 89 проценты дигән сүз. Үзара салым акчалары юл эшләренә, зыяратларны карап тоту һәм төзекләндерүгә, территорияләрне ямьләндерүгә, су белән тәэминатка тотылган.

Референдумны ел азагында уздыру кирәк

Луиза Корманова муниципаль берәмлекләрне борчыган уртак проблемалар турында да сөйләде. Беренчедән, бу үзара салым акчаларына дәүләттән финанс чараларын өстәү срогына кагыла. Луиза Корманова аныклап үткәнчә, Министрлар Кабинеты карары нигезендә, гражданнарның үзара салым акчаларына өстәү өчен бюджеттан тыш трансфертлар ярты ел саен бүлеп бирелә. Референдумнар гадәттә елның беренче, икенче кварталларында үткәрелә. Аннан июль аенда муниципалитетлар Финанс министрлыгына документлар тапшыра башлый. Нәтиҗәдә, дәүләттән акча август-сентябрь аенда гына күчә. Ә бу исә төрле эшләр башкару өчен иң кулай булган фасыл бушка узган дигән сүз. Ни өчен дигәндә, бик күп төрле эшләр өчен җәй уңайлы. Бу җәһәттән муниципаль берәмлекләр бюджетара трансфертлар беренче квартал нәтиҗәләре буенча күчсә кулай булыр иде ди. “Бу вакытка сыешу өчен, референдумны киләсе ел башында түгел, ә быел ук уздырып кую кирәк”, - диде Луиза Корманова һәм ноябрьнең өченче якшәмбесен тәкъдим итте. Быел ул 20 ноябрьгә туры килә. Луиза Корманова референдумга әзерлек чараларында төрле процедуралар срогын үтәүгә дә игътибарны юнәлтү зарур булуын әйтте. Референдумны уздыру датасын билгеләү турында карар 6 октябрьдән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш, диде ул.

Үзара салымны беренче кварталда җыеп бетерү зарур

Барлык муниципалитетларда үзара салым акчаларын җыю, аларны сарыф итү турында нигезләмә расланган. Бу документта төрле җирлекләрдә акча түләү срогы 1 айдан ярты елга кадәр. Луиза Корманова билгеләп узганча, дәүләттән акча 2017 нче елда күчсен өчен, үзара салым беренче квартал азагына кадәр җыеп бетерелергә тиеш. Юкса, соңрак җыелган калдык акчаларга өстәмә финанслау киләсе елга гына булуы ихтимал дип кисәтте ул. Утырышта халык һәм дәүләт бирә торган акчаның күләме 1:4 нисбәтендә булуы искәртелде. Ягъни, 1 сумын халык түли, 4 сумын – дәүләт.

Минсәгыйть Шакиров бу сорауның күптән өлгергәнен билгеләп узды. Ул Луиза Корманованың сүзен җөпләп, төрле районнарның референдум һәм үзара салым буенча хисапларны төрле вакытта әзерләгәнен әйтте, ә бу бик уңайсыз. “Җәен төзелеш эшләре киң колач белән барсын өчен бер вакытта кирәк, әлбәттә. Көзгә кадәр башкарылып бетәргә тиеш бу эшләр”, - диде.

Пермь тәҗрибәсен өйрәнгән Татарстан барысын да уздырган

Минсәгыйть Шакиров үзара салым системасының Россиядә 38 субъектта кулланылуын әйтте. “Пермь тәҗрибәсен өйрәнгән идек, Пермьнән соң без башлап җибәрдек. Әмма хәзер Пермь бездән артта калды”, - диде ул. Совет рәисе Россиядә үзара салым җыючы төбәкләр санының арта баруын билгеләп узды. Узган елда аларның саны 34 булган, быел, югарыда әйтелгәнчә, 38. Бүгенге көндә илдә барлыгы 1454 муниипаль берәмлек үзара салым системасыннан файдалана. Минсәгыйть Шакиров әйтүенчә, Россия буенча былтыр 156 млн сум акча җыелган. Аның 122,3 млн сумы – Татарстанныкы. Бу 78,3 процент дигән сүз. Бездән соң Киров, Липецк өлкәләре, Пермь крае, Калуга, Башкортстан һәм башкалар. Аларга бик аз процентлар туры килә. “Бүген Россиядә муниципаль берәмлекләр үзара салымнан һаман киңрәк файдалана. Без беренче булып алгоритмын төзесәк, дөрес булачак. Башкалар да безнең арттан барачак”, - диде М. Шакиров.

Бер мичкә балны бер кашык дегет боза

Минсәгыйть Шакиров халыктан җыелган акчаларга сакчыл, җаваплы мөнәсәбәт булырга тиешлеген искәртте. “Кайберәүләрнең акча күргәч, әле шуны дәүләттән бирелгәне белән дүрткә тапкырлагач, күзе яна. Бу яхшылыкка китермәячәк. Бер мичкә балга бер кашык дегет җитәчәк”, - дип ул акча белән уйнамаска киңәш итте. Минсәгыйть Шакиров үзара салым буенча караларны кире алу очраклары да булганын әйтте. “Шуны истә тотарга кирәк: безнең төп максат – халыкны территориясе белән идарә итәргә өйрәтү. Акчаның нинди максатларга күпме киткәнлеге анализланырга, гражданнар үзләренең акчасы кая киткәне турында тиененә кадәр хәбәрдар булырга тиеш. Һәм һәрвакыт исләренә төшерергә кирәк – алар 1 сум кертә, ә дәүләт 4 сум өсти. Кеше үзенең торак пунктында тормыш сыйфатын яхшыртуда катнашуын аңларга тиеш”, - дип ассызыклады Минсәгыйть Шакиров.

Татарстанның финанс министры урынбасары Оксана Кисапова да халыктан үзара салымны беренче кварталда җыярга киңәш итте. Ул бюджетара трансфертларның 1 сумга 4 сум күләмендә бер тапкыр бирелүен искәртте. “Референдумны финанс елы башланганчы уздырырга тәкъдим итәбез. Бу очракта дәүләттән өстәп финанслау мәсьәләсен икенче кварталда хәл итеп булачак. Киләсе финанс елына калмасын дисәләр, муниципаль берәмлекләр үзләре үк үзара салымны беренче кварталда җыеп бетерүдә кызыксынган булырга тиеш”, - диде.

Сүз сүз инде ул, ә күз башка нәрсә!

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, референдумнар алдыннан, республика күләмендә төрле торак пунктларда башкарылган эшләр турында видеоролик әзерләргә кирәк дигән фикердә. “Кешеләр төрле җирдә бер-берсенең нәрсә эшләгәнен дә күрер иде. Сүз сүз инде ул, ә күз башка нәрсә”, - диде Рәис Миңнеханов. Утырышта катнашучылар бу фикер белән килеште. “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов аның сүзен җөпләп, киңәйтелгән телевизион сюжетлар да эшләп булачак, диде. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20