Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.07.2017

Кайбычта бәрәңгене Голландия ысулы белән үстерәләр

Туып-⁠үскән җиргә тартылу, әти-⁠әни яшәгән нигезне кадерләп саклау омтылышы зур Илгиз абыйда. Шулай булмаса, Казанында кыш чыгып, иртә яздан кара көзгә кадәр туган авылында яшәр идеме икән ул!? Илле елга якын Татарстан телевидениесендә эшләгән Илгиз Гыйззәтуллин, һәр ел саен авылына кайтып, бакча үстерә, саф һавада күңеленә ял ала. Лаеклы ялга чыкканнан бирле шулай. Бу хакта район газетасы сайты хәбәр итә.

Оста бакчачы ул, бәрәңгене бөтенләй башка ысул белән үстерә, дип сөйләгәннәрен ишетеп килдем мин Илгиз абыйларга. Ачык йөз белән каршы алды, бакчасы белән дә теләп таныштырды. Җәй айларында бакча эшләренең иге-⁠чиге юк, барыбыз да көзгә мул уңыш алу өчен тырыша. Илгиз абый да шулай, чын бакчачы ул. Җир кадерен белә.
– Безнең ишек алдында үсүче әлеге алмагачның үзенчәлеге шунда: ул һәр ботактан төрле алмалар бирә. Әтием Карл Алексеевич, биолог буларак, төрле тәҗрибәләр ясарга ярата иде. Күп нәрсәне аннан өйрәнеп калдым. Яшь алмагачның каерысына башка сортлы алма ботагын ялгагач, ул әкренләп үсеп китә. Әнә шулай бер агачта төрле сортлы алмалар үсә башлый. Берсенең алмасы булмаса, икенчесе уңыш бирә, төрле – кып-кызыл, саргылт, яшел алмалар өлгерә. Бу алмагач янәшәсендә Кайбыч брэнды – имән үсә, ул да әтием истәлеге. Без кечкенә вакыттан бирле үсә инде ул, хәзер әнә нинди биек, юан, – диде бакчачы. Татарстанда виноград үстерү хәзер яңалык түгел инде. Аның безнең климатка яраклаштырылган, салкынннарга чыдам сортлары да бар. Илгиз абый да кызыгып утырткан аны, алмагач янында, кояшка үрелеп, виноградлар үсә. – Бусы – виноградның кара төстәге сорты, чәчәкләр янәшәсендә яшеле дә үсә. Көзге салкыннар башлангач, өстен яфраклар белән томалыйм, ә язга ул кабат яңа үсентеләр чыгара. Су сипкәнне ярата,үсеш өчен кирәкле витаминнарны җирдән ала. Җимешләре артык эре түгел, баллы булып өлгерә, уңышы күп була, – дип бакчасы белән таныштыруын дәвам итте ул.
Кура җиләге, чияләр дә үсә бакчасында. Викторияләре, эссе кояшта кызарып, “менә, менә өзелеп төшәм” дип утыралар кебек. Тормыш иптәше Роза апа белән бергә эшлиләр алар. Кызлары да, әти-әниләре кебек, бакчада казынырга ярата, чәчәкләр үстерә. Чүп үләннәре үсеп утыручы бер генә буш җир дә күрмәссең бакчаларында.
Илгиз абый мине тагын бер куак белән таныштырды әле. Кара коңгырт төстәге җимеш бирә икән үзе.
– Бу – зелпе (жимолость), беренчеләрдән булып өлгерә торган җиләк. Ул А, В, С витаминнарына бай, баш мие эшчәнлеге өчен дә файдалы. Без аннан варенье кайнатабыз, кышка менә дигән витамин. Топинамбурны да яратып үстерәбез, аны җир грушасы дип тә йөртәләр. Сары чәчәге җәй буе бакчабызга ямь бирә, тамырын казып алам. Ул салкынга чыдам, шуңа да калганын кышка җир астында калдырабыз. Организм өчен бик файдалы ул. Шикәр диабетыннан, йөрәктән интегүчеләргә киңәш итәләр, аны пешереп тә кулланып була, – диде бакчачы. Көн дә ашасаң да ялкытмый торган бәрәңгене аеруча яратып үстерә Илгиз абый. Шуңа да уңышы да ел саен мул була. Голландия ысулы белән үстерә ул аны. – Бу ысулны куллана башлавыма ун елдан артык инде. Миннән күреп, башкалар да шулай утырта башлады. Иң яхшы күзәнәкле бәрәңгеләрне генә сайлап алам. Буразна арасы 70-80 сантиметр кала. Туфракка киптерелгән әфлисун, мандарин, суган кабыкларын сибәм, ул каты корт – проволочниктан булыша. Көл дә сибәм, чөнки ул калийга бай булган иң файдалы ашлама. Яхшы уңыш алу өчен, биш елга бер булса да, бәрәңгенең сортын алыштырырга кирәк. Ә Голландия ысулы мондыйрак. Туфракта бәрәңге тишелеп чыгуга ук аны күмәм, яшел үсентеләр чыга башлый, тагын күмәм, өч тапкыр шулай эшлим. Бакчамда кап-кара җир күргәч, кайберәүләр, әллә быел бәрәңге утыртмадыңмы, дип сорый. Болай эшләгәндә, ул сабагыннан тамыр җибәрә, шуңа күрә бәрәңгесе мул өлгерә. Бәрәңгенең нинди яңа сортын күрәм, сатып алып, утыртып карыйм, – диде Илгиз абый.
Колорадо кондызына каршы төрле препаратлар белән көрәшәләр, ә Илгиз абый бакчасына агу сипми. Ул чүп үләннәрен җыеп кайнар суга сала да, сыекчаны бәрәңгегә сибә, буразна башына ногыт борчагы утырта. “Буразнадан утаган чүп үләннәренең дә файдасын күрәм, алар агулы түгел,” – ди ул. Җәе буена дәвам иткән тырыш хезмәт нәтиҗәсе буларак, көзгә мул уңыш җыеп алалар. Җитмеш җиде яшендәге бакчачы хәрәкәттә – бәрәкәт дип яши.

(Татар-информ) 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»