Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.12.2015

Камал актеры Ринат Таҗетдинов “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясенең 2016 ел лауреаты булды

 Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Ринат Таҗетдинов “Театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен” номинациясендә “Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе 2016 ел лауреаты булды.

“Алтын битлек” премиясенең махсус бүләкләре, шулай ук, Россия Кече дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Юрий Соломинга, Санкт-Петербург Кече академия театрының сәнгать җитәкчесе Лев Додинга, Санкт-Петербург Балет дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Борис Эйфманга һәм сценограф, балетмейстер, артистларга бирелде.

Г. Камал театрының “Минем исемем Кызыл” спектакле дә “Алтын битлек” милли театр фестиваленең лонг-битенә кертелде, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

“Алтын битлек” Россия милли театраль премиясе 1993 елда РФның Театр әһелләре берлеге тарафыннан булдырылган. Ул театр сәнгатендә барлык жанрларда иҗат ителгән спектакльләргә — драма, опера, балет, оперетта һәм мюзиклга, курчак театрына тапшырыла.

Проект РФ Мәдәният министрлыгы, РФ Театр эшлеклеләре берлеге, Мәскәү Хөкүмәте, “Алтын битлек” фестивале дирекциясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20