Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
31.03.2017

Камал театры 270 мең сумлык чәчәк сатып ала

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры 270 мең сумлык чәчәк һәм чәчәк композицияләрен сатып алачак. Мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында дөнья күрде.

Лотлар арасында бәйләмнәр, чәчәк һәм чәчәк кәрзиннәре бар. Конкурсны, контрактны иң арзан суммага башкаруга тәкъдим ясап, «Антей-групп» компаниясе отты. Театрга тере чәчәкләрдән 3 кәрзин, 230 букет, 400 канәфер, 100 роза китереләчәк. Максат итеп, «Заказчы чараларын чәчәкләр белән тәэмин итү» каралган.

Контрактның беренче бәясе 314 мең сум булганлыгын да искәртеп китик.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!