Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.10.2015

«КАМАЗ» һәм «Татнефть» Россиядә төзелгән Бердәм робот техникасын үстерү үзәгенә кертелгән

Россиядә МИСиС университты базасында ясалма интеллектны өйрәнү буенча бердәм үзәк төзелгән, ул "Интеллектуаль автоном системалар үзәге" дигән рәсми исем алган, дип хәбәр итә "Известия".

Проектта катнашучылар һәм инвестордашлар арасында - РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, "КАМАЗ" (билгеле булганча, пилотсыз йөк машиналары җитештерергә ниятли), "Татнефть", "Союз-Агро", төрле тану системаларын эшләү белән шөгыльләнүче Cognitive Technologies компаниясе. 2018 елга кадәр әлеге үзәкне финанслау якынча 1 миллиард сумга җитәргә мөмкин.

МИСиС вәкиле Наталья Селищева сүзләренчә, "Интеллектуаль автоном системалар үзәге" ясалма акыл өлкәсендә техник эшләнмәләр, шулай ук робот техникасын ясау өчен кирәк булган перспективалы металл кушылмалар һәм эретмәләр консолидацияләр дип ниятләнә.

"Интеллектуаль автоном системалар үзәге" алдагы елларда робот техникасы, бионика, когнитив технология, биометрика һәм башкаларны өйрәнү белән шөгыльләнәчәк, дип билгеләп үтәләр МИСиСта.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20