Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
17.05.2017

"КАМАЗ" заводының хәле тотрыклана

«КАМАЗ» заводының хәле тотрыклана, дип яза җирле басма.

КАМАЗ авыр йөк автомобиләре җитештерү акционерлык җәмгыятенең быелгы дүрт айда табышы 38,9 миллиард сумга җиткән. Бу узган ел шушы вакыт белән чагыштыртырганда 34% ка арткан, дигән сүз.

Ил күләмендә автомобиль базарында апрель аенда КАМАЗ машиналарын сату 53,2% ны биләп торган. Автогигант дүрт ай эчендә 9326 автомобиль саткан. Шуларның 7810ы Россия кулланучыларына киткән, 1516 сы чит илләргә озатылган.

Моннан тыш КАМАЗ быел инвестицияләр кертүне 37% ка арттырган, бу аңа 3,3 миллиард сум акча эшләргә мөмкинлек биргән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин