Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.06.2017

«КАМАЗ-Мастер» Кубогына ярышлар Россия төбәкләреннән 79 картингчыны үзенә җыйды

Чаллыда картинг буенча «КАМАЗ-Мастер» командасы кубогына Бөтенроссия ярышлары узды. Узышларда Россия төбәкләреннән җыелган 79 картингчы катнашты.
Катнашучылар арасында Казан, Ижевск, Тольятти, Пермь, Саранск, Йошкар-Ола, Чаллы, Урыссу, Мамадыш, Сарман, Лениногорск картингчылары бар иде. Арада 6 яшьлек балалардан алып, 37 яшьлек ир-ат узышчыларны да күрергә мөмкин иде.
Ярышларның беренче көнендә «Микро», «Супер-Мини» һәм «Ротакс-Макс», ә икенче көнне «Мини», «Ротакс-Макс Юниор» һәм «KZ-2» класслары буенча узышлар үткәрелде.
Командалар беренчелегендә Чаллының әле берничә ай элек оешкан «KAMAZ-master Junior Team» командасы җиңү яулады. Әлеге узышларда аның составында 6−18 яшьлек 12 узышчысы көч сынашты һәм шәхси беренчелектәге призларның яртысын нәкъ менә шулар яулады.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!