Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.03.2015

«КАМАЗ-Мастер» Владимир Чагин «Дакар» чемпионы булган йөк машинасын сата

«КАМАЗ-Мастер» спорт командасы «КАМАЗ-4911» йөк машинасын сатуга куйды, элек анда пилот буларак команда җитәкчесе, танылган автоузышчы Владимир Чагин йөргән.
Сату турындага мәгълүмат февральдә бушлай белдерүләр сайтында пәйда булды. Анда “КАМАЗ” йөк машинасы “Дакар-2002” халыкара ралли-марафоны җиңүчесе, шулай ук 2003, 2004, 2005, 2007 елларда Россия чемпионаты этапларында бүләкле урыннарны яулады диелгән. Двигательнең егәрлеге – 900 ат көче, югары тизлеге – 180 км/сәг.
Моннан тыш, автомобильнең техник яктан төзек булуы белдерелгән. Йөк машинасы һәр 2 ел  саен тирәнтен техник тикшерү узган. "КАМАЗ" күргәзмә үрнәге яки шәһәр читенә йөрү өчен сатыла. Әлеге йөк машинасы белән идарә итү өчен махсус әзерлек таләп ителә.
«КАМАЗ» ның бәясе 4 млн 600 мең сум тәшкил итә.
Төрле спорт чараларының техник таләпләре бер урында тормый, шул сәбәпле, техниканы даими алыштырып торырга туры килә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20