Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
03.11.2017

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Дуслык тауны да күчерә”

Кичә, 2 ноябрьдә, «Интертат.ру» сайтында Татарстан мөфтиенең чираттагы мәкаләсе дөнья күрде. Биредә Камил хәзрәт Сәмигуллин дәүләт тарафыннан билгеләп үтелә торган бәйрәм — Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгать итә. Үз мәкаләсендә ул әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихына, аның әһәмиятенә, халыклар дуслык-татулыгының илебездә, бар дөньяда мөһим күренеш булуына туктала. Камил хәзрәт үз мәкаләсендә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләрен, хикмәтле гыйбарәләр, мәкальләр китерә.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 3 нче ноябрьдә, Татарстанның барлык мәчетләрендә җомга намазларында дәүләт бәйрәменә - Халыклар бердәмлеге көненә багышланган вәгазьләр укылачак.

«Халыклар бердәмлеге көне 2005 елның 4 ноябреннән билгеләп үтелә. Бу көн татарстанлылар өчен аеруча истәлекле, чөнки Татарстан Республикасында күп еллар дәвамында төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату гомер сөрә», диелә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хәбәрендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии Программа Мин