Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.09.2016

Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗ сәфәрендә татарлар белән очрашты

 Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин социаль челтәрдәге аккаунтында Согуд Гарәбстанындагы хаҗ сәфәрендә булган татарлар белән төшкән фотоларын урнаштырган.Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗ сәфәрендә татарлар белән очрашты



“Кичә Рияг Бахш дигән районда яшәүче Татарстан хаҗиларыбыз белән күрешеп аралаштык. Кунакханәләр, яшәү шартлары яхшы. Хаҗиларыбыз Диния нәзарәтенә рәхмәтләрен белдерде. Аларга динебезнең 5 терәгеннән берсе булган Изге Хаҗ гыйбадәтен тиешенчә үтәп, исән-имин йөреп кайтырга теләдем”, - дип язган мөфти.



Камил Сәмигуллин кичә намаздан соң Татарстан хаҗилары өчен вәгазь сөйләгәнен дә язган. Ул хаҗ, аның ритуллары хакында сөйләгән.

Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗ сәфәренә 29 августта китте. Быел хаҗга барлыгы 900 татарстанлы бара. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20