Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
26.06.2017

Камил Сәмигуллин: Изге Рамазан аенда Татарстанда Төркиядән 38 Коръән-хафиз кунак булды

Изге Рамазан аенда Татарстанда Төркиядән кунак булган 38 Коръән-хафизны туган җирләренә озатканнар. Бу хакта үзенең Инстаграм битендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

«Ничек кенә кызганыч булмасын, Изге Рамазан ае ахырына якынлашты. Шушы мөбарәк айда Татарстан җирендә Төркиядән 38 Коръән-хафиз кунак булды. Аларны әле кичә генә каршы алган идек шикелле, бүген алар белән хушлашырга туры килде инде. Рамазан ае бер мизгел кебек үтте дә китте. Хәерле юл, дуслар!» — дип язган мөфти.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии