Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.05.2016

Канада белән Иранда чимал табу арту турындагы хәбәрләрдә нефть бәясе азрак төшә

Канадада нефть табуны торгызу һәм Иранда чимал җитештерү арту турындагы хәбәрләр фонында нефть бәясе азрак төшә, дип хәбәр итә Bloomberg агентлыгы.

Мәскәү вакыты белән 7.55тә Лондонның ICE Futures биржасында Brent нефтенә июль фьючерслары 0,4 процентка - барреле 48,53 долларга кимегән.

Нью-Йорк товар биржасында (NYMEX)  сатулар барышында WTI нефтенә фьючерслар бәясе әлеге вакытка 0,5 процентка - барреле 48,15 долларга төшкән, дип тапшыра "Интерфакс".

Канадада урман янгыннарына бәйле вәзгыять контрольгә алынган, бу нефть компанияләренә чимал табуны яңадан башлау мөмкинлек биргән. Иран җәй уртасына нефть экспортын көненә 2,2 млн баррельгә кадәр арттыра алачак, дип хәбәр иткән Mahr агентлыгы.

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20