Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.06.2016

Канада татарлары Монреальдә Татарстанны таныта

10-12 июнь көннәрендә Канаданың Монреаль шәһәрендә узган Европа халыклары фестивалендә беренче мәртәбә җирле татарлар да катнашып, Татарстан республикасы исеменнән чыгыш ясады. Бу хакта Монреаль татарлары Ассоциациясе хәбәр итә.
Бу фестиваль Монреальдә 2004 нче елдан бирле үткәрелә, аңа славян халыкларының “Светоч” иҗтимагый оешмасы нигез салган. Фестивальнең максаты – Канададагы Квебек провинциясендә яшәүче Европа халыкларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру, милләтара мөнәсәбәтләрне киңәйтү. 
Канада татарлары фестивальдә Россия командасы составында түгел, ә Татарстан исеменнән чыгыш ясауларын казаныш дип саныйлар. Монреаль татарлары Ассоциациясе әгъзасы Алимә Сәләхетдинова “Татар-информ” хәбәрчесенә җирле татарлар әзерләгән программаның “Сезне Татарстан сәламли!” дип аталуын әйтте. Ассоциация җитәкчесе Зилә Миргалиева фестиваль кунакларына татар, рус, француз телләрендә Татарстан турында мәгълүмат биргән. 
“Без Ассоциациягә дип бүлеп бирелгән вакыт эчендә Татарстан турында 4 минутлык презентацион видеоролик күрсәтергә дә өлгердек, кечкенә генә концерт та оештырдык. Ләйлә Арифуллова “Титаник” фильмындагы җырны татарча җырлады, Вадил Нуриәхмәтов “Бәхеттә-шатлыкта” җырын башкарды, Светлана Догадкина да чыгыш ясады. Шушы чара өчен балалар ансамбле оештырдык, ул “Дуслык” дип атала. Еврофестивальдә ул төркем беренче тапкыр чыгыш ясады,“Әссәламүгаләйкем” җырын башкардылар. Алга таба бу ансамблебез тагын да үсәр дип өметләнәбез, планнарыбыз зурдан. Бәйрәмгә тамашачылар шактый җыелган иде, милләттәшләребез Татарстан байракларын тотып килгәннәр. Үзебезне Ватаныбызда, Татарстанда дип тойдык, Сабан туенда дип хис иттек. Татар җырлары яңгыраганда, бар җыелган халык кушылып җырлады. Кыскасы, милли рух белән сугарылган чара булды, дәртләнеп, горурланып калдык”, - диде Алимә Сәләхетдинова. 
Татарстаннан тыш, Еврофестивальдә Россия, Белоруссия, Украина, Казахстан, Босния, Әрмәнстан, Польша, Молдова, Румыния, Төркия, Сирия дә тәкъдим ителгән. 
Мәгълүмат өчен: Монреаль – Канададаның иң зур провинциясе Квебектагы иң эре шәһәр. Провинция Канада дәүләте составында булса да, үзбилгеләнү хокукына ия. Канадада дәүләт телләре булып инглиз, француз телләре исәпләнә, ә Квебек провинциясенең дәүләт теле бары тик француз теле генә. Шушы үзенчәлек Татарстанда үз вакытында зур кызыксыну уятты, Квебектагы телне саклап калу тәҗрибәсен республикада өйрәнделәр. 2000 нче елда Татарстан белән Квебек парламентара хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

(Алимә Сәләхетдинова фотосы һәм видеосы. Видеода – Канадада яшәүче татар балаларының “Дуслык” ансамбле “Әссәламүгаләйкем” җырын башкара)

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20