Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.12.2017

Капкаларны ачып керергә яңа фильм төшендерә

Күпләр җиңел сорауны катлаулы рәвештә чишәргә ярата, ә «Покровские ворота» фильмы геройлары катлаулы сорауларга җиңел җаваплар эзли. Алар өчен битараф көчләр юк яки геройлар тискәре көчне игътибарга да алмыйлар.

Әгәр дә сез аерылгансыз, ә сезнең элеккеге хатыныгыз яңадан кияүгә чыккан икән — бу әле сез ирекле дигәнне аңлатмый. Әгәр дә сез кызны очрашуга чакыргансыз, ә кыз бу очрашуга килгән икән — бу да әле кыз сезнеке була дигәнне аңлатмый. Әгәр дә сезнең коммуналь торак буенча күршегез аспирант Костик икән, сез барысы да яхшы буласына чын-чынлап ышана аласыз.

«Покровские ворота» — режиссер Михаил Козаков тарафыннан ерак 1982 нче елда төшерелгән ике серияле совет фильмы. Лирик комедия жанрында төшерелгән фильмда Олег Меньшиков, Софья Пилявская һәм Леонид Броневой кебек атаклы актерлар катнаша. Җәмгыять мәсьәләләрен җиңел һәм катлаулы юллар белән берьюлы чишкән фильм җитди мәсьәләләргә туктала.

Җитди мәсьәләләрне кызык итеп чишкән «Покровские ворота» фильмын «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында 15 нче декабрь 21:00 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин