Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.06.2016

Карагандада 21 нче тапкыр сабан туе үткәреләчәк

12 июньдә Казахстанның Караганда шәһәренең үзәк паркында Сабан туе үткәрелә. Анда Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов һәм халыкара конкурслар лауреаты Зөлфирә Шәйдуллиналар чыгыш ясачак.

Карагандада Сабан туе беренче тапкыр 1995 елда үткәрелгән иде. Караганда өлкәсенең “Ихлас” татар-башкорт иҗтимагый үзәге рәисе Әнвәр Керейбаев сүзләренчә, шәһәрдә 21 нче тапкыр үткәреләчәк Сабан туенда Абай, Тимертау, Шахтинск, Саран шәһәрләренең этномәдәни берләшмәләре иҗат коллективларының да катнашуы көтелә.

Республика күләмендәге Сабан туе 4 июньдә Алматыда үткәрелде. Бәйрәм Казахстанның бәйсезлегенә 25 ел ел тулу һәм шәһәрнең меңъеллыгына багышланган иде. Кызылорда шәһәрендә ул майда ук үткәрелде. Быелгы бәйрәмнәрдә милли җыр-биюләрдән, традицион уеннар һәм ярышлардан тыш, тирмәләр конкурсы да уздырыла башлады.

Татар милли бәйрәмнәре Казахстан Республикасы Татар һәм татар-башкорт мәдәни үзәкләре ассоциациясе, җирле милли оешмалар Казахстан халыклары Ассамблеясе, РФ Казахстандагы вәкиллеге, Татарстан Республикасының Казакъстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов теләктәшлегендә үткәрелә.

18 июньдә Сабан туе Алматы өлкәсе Талдыкорган шәһәрендә узачак. Бу шәһәрдә 3 меңгә якын татар яши.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20