Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.08.2015

Кариев театры коллективы Саба районы Явлаштау авылында бәйрәм оештырды

Татарстанда “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” хәйрия акциясе бара. Әлеге акция уңаеннан, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы Саба районы Явлаштау авылында бәйрәм оештырды. Кариевлылар белем дөньясына тәүге тапкыр аяк басучы сабыйларга балачак тәмен тоеп, иркенләп белем алырга үз өлешен кертте.

Чарада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, районның социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев, мәгариф өлкәсендәге ветераннар һәм тагын бик кунаклар катнашты. Театр директоры Мансур Зиннур улы Ярмиев беренче сыйныфка укырга керүче балаларга канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт hәм рәсем дәресе кирәк-яраклары тутырылган сумкалар, һәм бу уку елыннан тәүлекнең караңгы вакытында һәр укучы үзендә йөртергә тиешле яктылык кайтаргыч беләзекләр (2015 елның 1июленнән гамәлгә кергән таләп) тапшырды.

Ул балаларны мавыктыргыч hәм кызыклы белем илендә югалып калмаска, яңадан-яңа үрләр яуларга чакырды. Әлеге балаларны тәрбияләп чыгарган балалар бакчасы да бүләксез калмады. Нәниләргә һәм мәктәп китапханәсенә 250 данә өр яңа китап хәстәрләнгән иде. Акция кысаларында, кариевлылар авыл халкына Рафис Корбанның “Керпе малае дуслар эзли” спектаклен күрсәтте. Чын дуслыкның кадерен белергә чакырган тамаша балаларга да олыларга да бик ошады.

Балачакта өлкәннәр тарафыннан игътибарны һәм ихтирамны тоеп үскән балалар киләчәктә үзләре дә тирә-юньдәгеләргә мәрхәмәтле һәм иманлы булалар. Әлеге балаларның да киләчәге якты буласына шик юк, диелә Г.Кариев театрының матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20