Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
03.05.2017

Карикатура остасы кичке уенда иҗат илһамы эзли

Кичләрегезне ямьләндергән «Вечерняя игра» тапшыруының чираттагы кунагы танылган рәссам Вячеслав Бибишев була. Рәссамның сурәтләрендә дөньяга шәхси караш ачык билгеләнә.

Казанда туып үскән рәссам Вячеслав Бибишев күптән түгел Сербия дәүләтендә үз сурәтләреннән торган сәнгать күргәзмәсен ачуга ирешкән. Рәссамның мактаулы исемнәре бихисап күп: ул — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәсәй рәссамнары берлеге әгъзасы, «Золотой Эзот» бүләге иясе, күп кенә Халыкара бәйгеләр лауреаты, Татарстан журналистлары һәм рәссамнары берлекләре әгъзасы. Рәссам үзен карикатура остасы итеп тә танытырга өлгергән. Бибишев күргәзмәләрендә аның сәнгати сурәтләре янәшәсендә карикатуралары урын ала.

Танылган рәссам, график һәм карикатура остасы белән «Вечерняя игра» тапшыруын бүген, 3 нче май, 22:10 сәгатьтә карый аласыз. Тапшыру кабатлап күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии Программа Мин