Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2017

Картлык көненә кадәр сәламәт калу ысуллары аталган

Бөекбритания галимнәре төркеме картлыкны сәламәт физик формада каршы алуның нәтиҗәле ысулын атаган. Тикшерү белән кыскача EurekAlert порталында танышырга мөмкин, дип яза РИА Новости.

Тикшерүдә 1946 елның мартында туган меңгә якын британияле катнашкан. Галимнәр аларның тормышы дәвамында — туклануларына, ә картлыкта физик сәламәтлекләренә игътибар иткән. Гомер буе алар заманча диета тоткан һәм сәламәтлекләрен саклап безнең көнгә кадәр яшәгән.

Тикшерүнең әйдәп баручы авторы Сиан Робинсон белдерүенчә, олы яшьтә физик эш сәләтенә дөрес туклану уңай йогынты ясый. Биредә сүз эшкәртелмәгән продуктлар, рационда күп күләмдә яшелчә һәм җиләк-җимешләр булуы турында бара.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций