Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
23.11.2017

Казахстан һәм Татарстан хоккейчылары үзара көч сынаша

Шимбә кичендә «Яңа Гасыр» каналы Казахстан кунаклары белән хоккей трансляциясен күрсәтә. Континенталь Хоккей Лигасының чираттагы уен көнендә Казанның «Ак Барс» хоккей клубы белән Астана шәһәренең «Барыс» командасы очраша.

Казахстан командасы быелгы сезонда югары нәтиҗәләр күрсәтә. Чемпионатның дүрт дистәгә якын уеныннан соң, Астана клубы «Көнчыгыш» конференциясенең алдынгы баскычларын саклый. «Барыс» командасының уңышлары моның белән генә чикләнми: Континенталь Хоккей Лигасының иң нәтиҗәле уенчылары да Казахстан клубында чыгыш ясый.

Сүз канадалы һөҗүмчеләр Линден Вей һәм Найджел Доус турында бара. Вей Казахстанда беренче сезонын гына уздыра, ләкин янында Доус сыман иптәше белән адаптацияне гүя сизми дә диярсең! КХЛ чемпионатында 42 нәтиҗәле балл белән Вей беренче урында, ә аның звено буенча иптәше Доус 40 очко белән икенче урында баралар. Канадалы Доус Казахстан җыелма командасы өчен чыгыш ясый һәм ул «Барыс» командасында капитанлык вазыйфаларын башкара. Астана клубының югары уңышлы уен сере нәтиҗәле Канада уенчыларында гынамы?

Сорауга җавапны шимбә, 25 нче ноябрь, «Яңа Гасыр» каналында «Ак Барс» һәм «Барыс» командалары арасындагы турыдан-туры хоккей трансляциясен карап белергә була. Трансляция телеканалда 17:00 сәгатьтә башланып китә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера