Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
11.07.2017

Казахстанның Семей шәһәрендә «Көзге Иртыш Моңнары» халыкара фестивале үткәрелә

2017 елның 27−29 октябрендә Казахстанның Семей шәһәрендә Татар сәнгатенең «Көзге Иртыш Моңнары» халыкара фестивале үткәреләчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте. Быел ул 18 нче тапкыр оештырыла һәм Семейдагы татар сәнгате мәктәбе оештырылуның 25 еллыгына багышлана.

Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында фестивальнең нигезләмәсе урнаштырылган.

Конкурс номинацияләре: вокаль жанр: соло, ансамбль, хор; инструменталь жанр: соло, ансамбль, оркестр; композиция; бию жанры: соло, төркем белән бию; нәфис сүз: соло, төркем белән; декоратив-гамәли сәнгать, кулинария.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!