Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.06.2015

Казакъстанда Муса Җәлилгә һәйкәл ачыла

 20 июнь көнне сәгать 10.30 да Казакъстанның Усть-Кеменгорск өлкә архитектура-этнография һәм табигый-ланшафт музей-тыюлыгында Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасы була. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Казакъстан халыклары сссамблеясының 20 еллыгына багышлана. Батыр шагыйрьгә монумент ачу идеясе белән татар этно-мәдәни берләшмәсе вәкилләре чыга. Бюстны ТРның атказанган сынчысы Мәхмүт Гасыймов ясаган.

Һәйкәл ачу тантанасыннан соң, Сулъяк яр паркында Сабан туе уздырылачак. Анда мәдәният манистры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге Татарстан делегациянең дә катнашуы көтелә, диелә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20