Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2015

Казакъстанда Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды

Казакъстанда Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды Усть-Каменогорск шәһәрендә (Казакъстан) Советлар Союзы Герое, татар халкыныд бөек улы, шагыйрь Муса Җәлилгә скульптура урнаштырылды. Шунысы игътибарга лаек, киләсе елда шагыйрьнең тууына 110 ел тулу билгеләп үтелә, дип хәбәр итә шәһәр сайты.

Һәйкәлне ачу һәм чәчәкләр салу тантанасында, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Татарстан делегациясе катнашты. Җәлил сыны Ульба елгасы ярында, Протозанов һәм Кайсенов урамнары киселешендә урнаштырылды. 

"Бүген шәһәрдә - бәйрәм. Башка танылган шәхесләр - Бөек Ватан сугышы герое, Казакъстан Республикасы халык герое Касыйм Кайсенов һәм КР дәүләт эшлеклесе Александр Протозанов урамнары киселешендә Муса Җәлилгә һәйкәл куелды. Без аны урнаштыру турында озак уйладык һәм Ульба елгасы ярында бик матур урынны сайладык", - дип белдерде ачылыш тантанасында Усть-Каменгорск шәһәре хакиме Тимербәк Касыймҗанов.

"Бүген - бик әһәмиятле вакыйга һәм без бүген шәхес, гражданин, шагыйрь, герой турында сөйлибез, - дип билгеләп үтте КР Парламенты Мәҗлесе депутаты Светлана Ферхо. - Аның батырлыгы үлемсез, аның бөек сүзе - гаиләгә, туган җиренә, Ватанына мәхәббәт турында. Аның исеме дөнья шигъриятенә уеп язылган. Муса Җәлил - безнең горурлыгыбыз, бүген һәйкәл ачу - аңа хөрмәт күрсәтү. Бу ышаныч, өмет һәм мәхәббәт өчен көрәштә уртак җиңүебез". 

Мәгариф хезмәткәре, тылда алны-ялны белми эшләгән Рәшидә Хәсәнова үз чыгышында яшьләрне шагыйрь әсәрләрендә тормыш итәргә, яратырга һәм батырлыкка өйрәнергә чакырды. Аның әсирлектә язган "Моабит дәфтәре" - фашистлар гильотинада җәзалап үтергән геройның батырлык һәм түземлек үрнәге. Тагын бер хөкүмәт бүләге - Ленин премиясе лауреаты исемен ул үлгәннән соң алды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20