Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.11.2015

Казан 2016 елда дзюдо буенча Европа чемпионатын кабул итә

 Казан 2016 елның 21-24 апрелендә уза торган дзюдо буенча Европа чемпионатын кабул итә. Бу көннәрдә Россиянең спорт башкаласында Европа дзюдо берлеге һәм Россия дзюдо федерациясенең инспекцион визиты уза.
Инспекцион визитта катнашучылар арасында Европа дзюдо берлеге вице-президенты Михал Вахун, Европа дзюдо берлеге президенты ярдәмчесе Яна Дмитриева, Европа дзюдо берлеге Баш офисы җитәкчесе Мартин Пойгер, Россия Дзюдо федерациясе башкаручы директоры Валентин Хәбиров, Россия дзюдо федерациясе чараларын оештыру һәм үткәрү департаменты җитәкчесе Анатолий Ларюков һәм башка рәсми затлар бар.
Кунаклар визит кысаларында «Татнефть-Арена» боз спорт сараенда, спортчылар өчен кунакханәләрдә, шулай ук рәсми чаралар өчен билгеләнгән залларда булдылар.
Аннары «Татнефть-Арена» да Спорт проектлары дирекциясе генераль секретаре Ранко Тепавчевич дирекция вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә катнашучылар медицина ярдәме, аккредитация, волонтер программалары, антидопинг, спортчыларны урнаштыру һәм башка мәсьәләләр буена фикер алыштылар, дип хәбәр итә “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20